Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева икеләнә: «Бәлки, ул бөтенләй минеке түгелдер?»

news_top_970_100
Алсу Фазлыева икеләнә: «Бәлки, ул бөтенләй минеке түгелдер?»
Рамил Гали

Җырчы Алсу Фазлыева бик күп еллар элек үк машина йөртү таныклыгы алган булса да, рульгә утырмый икән. Ә бүген хатын-кызлар өчен машина йөртү – бик кирәкле һөнәр. Алсуның машина йөгәнли алмавының сәбәбе дә бар. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган һәм виртуаль дусларыннан киңәш сораган.

«Дуслар, сездән киңәш сорыйсым килә. 8 ел элек мин «права»га укып чыктым. Әмма гел Азат (җырчы Азат Фазлыев) белән булгач, руль артына утырам, дип ашкынып тормадым.

Машина йөртү таныклыгын сатып алмадым, үз көчем, үз белемем белән имтиханнар биреп, гадел алган документым. «Автошкола»да Мерседес машинасында тәҗрибә үттем, шундый ошый иде ул миңа. Яратып йөри идем...

Аннан Ильяс белән декрет ялында булдым. Машина да Азат белән икебезгә уртак иде. Кыскасы, «права» «тозланды». Озак еллар үткәч кенә, ниндидер хәл килеп чыкты да, миңа рульгә утырырга туры килде, шуннан соң әкрен генә йөреп киттем.

Инде йөреп кенә киттем дигәндә, Зифа белән авырга уздым. Көмәндәге баламны күз карасыдай сакладым, нинди анда руль артында йөрү?! Ике еллап рульгә тотынмадым да! Курку хисе тагы да барлыкка килде. Әйтегез әле, зинһар, ничек шул куркуны җиңеп, кабат «автоледи» булырга? Бәлки, сезнең арада да минем кебек хәлдә калганнар бардыр? Андый курку булгач, бәлки, ул машина йөртү – бөтенләй минеке түгелдер?!. Җаваплар көтеп калам», – дип язган җырчы.

Виртуаль дуслары аңа шактый күп киңәшләр биргәннәр. «Сайлау барсын да хәл итә. Яки һаман куркып ятасыз, яки утырасыз да йөри башлыйсыз инде. Өйрәнгәннәр рульгә утыруга искә төшә, алар онытылмый. Өч бала әнисенә машина йөртү теләк гына түгел, ә кирәк! Аннан башка мөмкин түгел хәзер. Шулай булгач, Алсу, әйдә, алга! Сезнең барсы да килеп чыгачак», «Алсу, синең кебек һәр яктан булган кешегә машина йөртү генә чүп бит инде. Белгәннәреңне укы да, батырлыгыңны җый да, Аллага тапшыр», – дигәннәр үзләре дә машинада җилдерүчеләр.

«Азат белән бергә йөрегез башта, яныңда утырып йөрсен» диючеләр белән бергә, «Азат белән генә утыра күрмә, ирләр белән өйрәнеп булмый, тынычлап, үзең генә чык та кит» дигән капма-каршы фикерләрне алга сөрүчеләр дә булган.

«Азат кырыенда гына утырып йөр. Курыккач, булмый шул. Кирәк әйбер, кәнишне. Ләкин мин дә куркам», «Исән-сау Азат кына йөртеп торсын үзеңне», – дип киңәш биргәннәр икенчеләре.

«Башыңа төшсә – утырасың да чыгып китәсең. Димәк, әле синең башыңа төшмәгән», – дип кырт кискән берәү.

Фото: Алсу Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100