Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «Тормышымда иң бәхетле көннәремнең берсе...»

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: «Тормышымда иң бәхетле көннәремнең берсе...»
"Татар-информ" архивы

Бүген иҗади гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның нәни кызлары Зифаның туган көне икән. Аңа 2 яшь тулган. Шушы уңайдан Алсу да, Азат та социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бәләкәчләрен котлап, матур постлар урнаштырган.

– Тормышымда иң бәхетле көннәремнең берсе – кызым-йолдызым Зифа туган көн! Аңа бүген 2 яшь.

Әле генә корсакта иде бит, диярсез. Әйе, 2 ел үтте дә китте. Гомер дә шулай тиз узадыр.

Кызым туасын белгәч, халәтемне аңлатып бетерә алмыйм. Бу – мин гомер буе хыялланган, Аллаһның олы бүләге. Ике улымнан соң, ике бәхетемнән соң, өченче сабыем. Аллаһ күпсенмәсен. Кызым-йолдызым, Зифам, күз нурым – көн дә кабатлый торган сүзләрем.

Өч балама да теләкләрем: озын бәхетле хәерле гомер, саулык-сәламәтлек, уңышлар, тормыш җилләре канатларын каермыйча, илгә файдалы, кирәкле кешеләр булып, үз эзләрен калдырсыннар иде! Ә без үз чиратыбызда, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, киң күңелле, тәүфыйкле, матур күңелле итеп үстерергә тырышырбыз! Яхшы кешеләрнең кадерле балаларына тормыш иптәше булып, чын хатын-кыз бәхете күреп яшәргә язсын киләчәктә!

Балаларымны сакла, Аллаһым! Тигезлектә, пар канатлы итеп үстерергә язсын. Кызым, Зифам, бәхетле бул, – дип язган Алсу.

Азат та, кызын тәбрикләп, хис-кичерешләре белән уртаклашкан:

– Мин бик бәхетле, 2 ул һәм 1 кыз әтисе булуыма. Ходайга рәхмәтем чиксез. 2 улдан соң хыялым – кыз әтисе булу иде. Улларымны бик яратам, аларга мин – әти дә, дус та. Кызым белән безнең аерым бер төрле мәхәббәт. Әти-кыз яратуы. Мәңгелек мәхәббәт. Бәхетле бул, чәчәгем. Юлларыңда яхшы күңелле кешеләр генә очрасын. Сәламәт булып, әти-әни назыннан, абыйларың яратуыннан Ходай аермасын.

Бабаең: «Әбиең кебек матур син», – дип, ярата иде үзеңне. Әбиең сине күргән булса, «үземнең күчермәм бит бу кыз» дип, сине безгә бирмәгән дә булыр иде.

Әнисе белән бергә тигезлектә үстерергә насыйп булсын балаларыбызны. Кыз әнисе булган көнең белән. Рәхмәт өч балам өчен, – дигән 3 бала атасы Азат.

Фазлыевларның виртуаль дуслары да бу матур, җылы, ихлас теләкләргә кушылганнар, Зифага изге теләкләрен җиткергәннәр.

Фото: Азат Фазлыевның шәхси аккаунтындагы видеодан скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100