Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева тегүчесе шаккатырлык дәрәҗәдә ябыккан

news_top_970_100
Алсу Фазлыева тегүчесе шаккатырлык дәрәҗәдә ябыккан
"Татар-информ" архивы

Җырчы Алсу Фазлыева тегүчеләрен шаккатырырлык дәрәҗәдә ябыккан.

«Кичә киемнәрне тарайтырга дип барган идем. Тегүчеләр шаккатты. «Тарайтканчы, яңа кием тектерү яхшырак булыр», – диделәр. «Ул кулларыгыз, ул аяклар, ул йөзләрегез! Нишләдегез?» – диләр.

Аллаһка шөкер, дөрес тукланам, су, көнгә 2 тапкыр коктейль эчәм. Спорт белән шөгыльләнеп булмый, мин аны яратмыйм да инде. Туклану гадәтләрен дөрес формалаштырганда, артык килограммнар барысы да китә. Теләк кенә булсын», – дип сөйләгән җырчы сторисларында.

Бер язылучысы исә, Алсуның күптән түгел генә операция кичерүен искә алып, болай дип язып куйган:

«Бик кызык сөйлисез. Башта – операция, аннан минус 15 килограмм. Ичмасам, операция булганын әйтәсе түгел иде. «Дөрес тукланам» дигәнегезгә кеше ышанган булыр иде», – дигән ул, Алсуны «пластик операция ясаткан» дип фаразлап. 

«Минус 15 артык күп, минус 5 килограмм да җитә миңа. Башны эшләтмәсәң, нәрсә ашаганыңны контрольдә тотмасаң, бернинди операция дә ярдәм итми», – дип җавап кайтарган аңа Алсу. 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 май 2023
    Исемсез
    бу авыл хатыны да иренен химия белэн тутырган, башка эртистлэрдэн куреп
  • 22 май 2023
    Исемсез
    Кырык ябыгып, кырык симерде бит инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100