news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева тамашачысы белән языша: «Белер-белмәс русчам миңа ризык бирә»

news_top
Алсу Фазлыева тамашачысы белән языша: «Белер-белмәс русчам миңа ризык бирә»
Алсу Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алсу Фазлыева социаль челтәрдәге сәхифәсендә, куркуын җиңеп, үзе генә сәяхәт итә башлавы турында хәбәр иткән. Язылучылары җырчының рус телендә язуын яратып бетермәгән.

«Мин сәяхәт итәргә яратам икән. Самолет, поезд – бу минем стихия. Сәяхәтне планлаштыргач та көтә башлыйсың. Эчеңдә – күбәләкләр. Юлда арасың да инде, әмма минем өчен ул – рәхәт ару.

Бүген беренче тапкыр, берүзем Самарадан Екатеринбургка очтым. Моны нәрсәсе бар инде, диярсез?

Мин 23.00 сәгатьтә Самара аэропортына киттем, аннан Шереметьевога, шуннан соң Домодедовога. Ә бу вакытта төнге сәгать 1 иде. Берүзем бит, куркыта.

Аэропортта төн куна калдым, биредә яхшы отельләр бар. Хәзер Екатеринбургка рейс көтәм. Бу – минем өчен кечкенә генә җиңү», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан җырчы.

«Белер-белмәс русчаң белән җәфаланма инде, синең кайда йөрүең кайсы руска хәҗәт икән»,– дип язучыга җырчы: «Минем рус язылучыларым да бар, шулар өчен. Икенчедән, белер-белмәс русчам миңа ризык бирә, ә камил сөйләшә башласам, ни булыр», – дип җавап биргән.

«Кемгә кирәк соң син, йөр дә йөр шунда», – дип язучыга ул: «Сез әйткәнчә итәрбез», – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар