Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева «Саф хисләр» төркеме фотосын күрсәтте: «Эшләгән акчабыз иҗатка китеп барды»

news_top_970_100
Алсу Фазлыева «Саф хисләр» төркеме фотосын күрсәтте: «Эшләгән акчабыз иҗатка китеп барды»
Алсу Фазлыеваның ВКонтакте сәхифәсеннән

Алсу Фазлыева үзенең иҗат юлын «Саф хисләр» төркеме белән башлаган иде. Төркем Арча педагогия көллиятендә укыган кызлардан 2003 елда оеша. Тик артык озын гомерле булмый, солист кызлар бер-бер артлы гаиләле булып куялар да, аларның иҗат юлы төгәлләнә. Алсу Фазлыева сольный җырчы буларак үсә. 

Бу көннәрдә Алсуга төркемнең гөрләп эшләгән вакыттагы фотоларын җибәргәннәр. Фотолар Алсуны студент чакларына кире кайтарган, хатирәләргә бирелдергән. 

«Шушы фотоны җибәрделәр үземә. Бу фотога 16 ел! Никадәр вакыт үткән! Теләсәм дә, теләмәсәм дә, акылым үткән гомерне барлый, ниндидер яңа үзгәрешләргә әзерләнә…

Бу фотода без «Саф хисләр» төркеме кызлары белән (составта башка кызлар да алышынды). Бу төркем – минем үз көчем, инициативам, хыялым белән төзелгән төркем, шуңа да бу чор иң самими, матур, искиткеч чак иде...

Шоу-бизнеста бу вакытта үз юлы, идеяләре, үз сүзе булган яшь башкаручылар барлыкка килде. Ярыша-ярыша җырлар яздыра, киемнәр тектерә идек... Бөтен эшләгән акча иҗатка китеп барды.

Язмышымдагы шушы этап өчен рәхмәтлемен, күпме җирләрдә булып, кем белән генә танышмадык. «Солянка» концертларда катнаштык. Шушы җырлар күпме кешегә көч бирде, ә хәзер шушы җырлар белән күпме ностальгия.

Хәзер тормышымда бөтенләй икенче этап башланды, өлгерү, зурларча караш белән. Шулай ук кызыклы, мавыктыргыч, күңелле, икенче төрле чор.

Хәзер мин күп уйлыйм, нәтиҗәләр ясыйм, психололия өйрәнәм, үз өстемдә эшлим. Хәзер минем вакытны бушка әрәм итәсем килми, тагын да файдалы, кирәкле итеп уздырасым килә. Күңелемә хуш килмәгән, буш, мәгънәсез сөйләшүләрдә катнашасым, беркем белән дә берни бүлешеп, ярышып, негативны тормышыма кертәсем килми. Үз тирә-юнемдәге миңа позитив, энергия бирүче яраткан кешеләрем белән ешрак аралашырга тырышам. 

Аякка басып, балаларыбыз үсеп килә, тормыш – бер мизгел.

Һәр кешегә шатлык һәм аңлы бәхет теләп калам. 

Без Азат Фазлыев белән дә нәкъ шушы чорда таныштык», – дип яза Алсу. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2023
    Исемсез
    Алсу яшь чагында купкэ сексуальлерэк иде, хэзергэ караганда
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100