Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева оятка калган

Моңа кадәр гел ир-атлар арасында яшәгән җырчы кызына да «улым» дип дәшә икән.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева оятка калган
Салават Камалетдинов

Алсу Фазлыева инстаграмга оятка калуы турында язган.

«Оятка калдым бит! Медосмотр узарга хастаханәгә бардык да, балам турындагы сорауларга «покушал», «поспал» дип сөйләп утырам. Мин аны әле дә малай дип уйлыйм бит! Ә табиблар нинди надан ана, русча да дөрес итеп сөйләшми, дип уйлаганнардыр.

Моңарчы мин гел ир-атлар белән генә яшәдем. Ирем, ике улым… энекәшем дә бездә яшәде. Хатын-кызлардан өйдә мин генә идем. Шуңа әле дә Зифаны «улым» дип йөртәм.

Аллага шөкер, улларым сеңелләре өчен үлә язып торалар. «Рәхмәт, әни, Зифа өчен», — дип көн саен кабатлыйлар.

Ходайга рәхмәт! Зифага 40 көн тулды. Иртәгә бәби ашын уздырырга иде», — дип язган Алсу.

«Гел борчылма, Алсу, ребенок, малыш покушал, поспал була бит», «Без татарларга 50% ташлама», — дип тынычландырганнар җырчыны.

«Абыйларына бер курчак булган уйнарга. Мин дә өч кыздан соң улыма кызым дип дәшәм. „Мунча ташы“ндагы кебек: „Кил әле, улым Илдар“, — дип кызын чакырган сыман. Ияләнербез, сәламәт, акыллы, игелекле бала булып үссеннәр», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100