Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева кабат операция ясаткан

news_top_970_100
Алсу Фазлыева кабат операция ясаткан
"Татар-информ" архивы

Танылган җырчы Алсу Фазлыева күзләренә операция ясаткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

«Язның тәүге көнендә операция ясаттым. Мин хәзер бик яхшы күрәм. Урамда сезгә кемдер дәшсә, димәк, бу – мин. Ерактан сезне танып алып, исәнләшәм», – дип язган ул.

Җырчы шулай ук бертуган энесе, сеңлесе, туганнан туганы, дуслары, танышларына операция ясаган табибка гына ышануы турында язган.

Халык яраткан җырчылары турындагы хәбәрне яхшы хәтерли. 

«Сез ясаткан идегез бит. Яңадан начарланамыни? Икешәр тапкыр ясатып буламы?»;

«Ничәдер ел элек бер тапкыр ясаткан идегез бит. Кабат ясатырга кирәк булдымы?» – дип кызыксынганнар.

Җырчы кызыксынучыларга әлегә җавап бирмәгән. Ул 2015 елда «Интертат» сайтына 2 күзенә дә операция ясатуын, бәясе ташлама белән 30600 сумга төшүен сөйләгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100