news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «Милләтне безнең генә балалар саклый алмый, аны барыбыз да сакларга тиеш»

news_top
Алсу Фазлыева: «Милләтне безнең генә балалар саклый алмый, аны барыбыз да сакларга тиеш»
Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Алсу Фазлыева кызлары Зифа белән русча сөйләшкәнгә тәнкыйтьләүчеләргә җавап биргән. Аның сүзләренчә, 2 уллары да туган телләрен камил белә, әти-әниләре белән саф татар телендә аралаша. Ә менә өйләрендә татарча мохит була торып, Зифаның татарча белмәү сәбәбен Алсу Фазлыева болай дип аңлата:

Кешеләрнең, сүзнең нәрсә турында баруын да белмичә, Аллаһ исемен кушып, бөтен публикага исемебезне пычратып язуы турында әйтеп узасым килә. Бигрәк тә Зифабыз турында.

Кызыбызның ни өчен рус телендә сөйләшкәнен аңлатып узасым килә. Бала туып, күпмедер вакыт узганнан соң, аның бит инде теле ачылырга тиеш. Әмма Зифаның теле ачылмый торды. Без бик күп белгечләргә йөри башладык, кайсына барма, бала белән нинди телдә сөйләшәсез, дип сорау бирделәр. «Татар телендә сөйләшәбез», – дип җавап кайтарабыз. «Ә балалар бакчасында, кызганыч, рус телендә», – дигәч, баланың теле ачылмауның сәбәбен ике телдә сөйләшү белән бәйләделәр. «Якын арада теле ачылуын телисез икән, бер генә телдә сөйләшергә кирәк», – диделәр. Балалар бакчасында күбрәк рус телендә сөйләшкәч, рус теле төп тел булып калды. Чыннан да, гел бер телдә генә сөйләшә башлагач, Зифаның теле уңайланып, ачылып китте, шөкер. Үзегез дә күрәсез, аралаша.

Шуңа күрә, белер-белмәс, кешенең безне гаепләп, алар бит милләткә хезмәт итүчеләр – үзләре русча сөйләшәләр дип, гаделсез бәя бирүләре дөрес түгел. Башта ни өчен, татар була торып, рус телендә сөйләшкәнне белергә кирәк. Ул бит сәбәпсез түгел, ә сәламәтлек белән бәйле булганга күрә эшләнә!

Татар милләтенә хезмәт итүчеләр рус телендә сөйләшеп утыралар, диләр... Беләсезме, милләткә хезмәт итүчеләр без генә булырга тиеш түгел, без бердәм булып хезмәт куярга тиеш һәм милләт үзе дә! Сез дә, сезнең балалар да, чиста сөйләшергә тиеш. Без дә өлеш кертмибез түгел, Аллаһка шөкер. Ике улыбыз татар телен камил белә, татар гимназиясендә белем алалар. Икенче улыбыз Ильяс «Апуш» татар театры түгәрәгенә йөри, татар телендә блогын алып бара, тырыша, кулинар тапшырулар төшерә. Аны да, башкалар да үрнәк алсыннар әле, татарча сөйләшсеннәр, дигән теләк белән төшерәбез.

Милләтне безнең генә балалар саклый алмый, аны без барыбыз да сакларга тиеш. Иманым камил, менә моны язып утыручыларның балалары саф татар телен белә микән әле, бу – бик зур сорау калдыра, – ди ул.

Алсу Фазлыева сүзләренчә, аларга болай дип язулары беренче генә түгел.

Безнең турыда: «Ай, вата-җимерә, рус телендә сөйләшкән булалар», – дип тә язалар. Дуслар, без Азат белән халыкара компаниядә эшлибез. Анда, телисеңме, теләмисеңме, рус телен белү кирәк. Чөнки монда татарларга караганда башка милләт вәкилләре – рус, чуваш, мари, удмуртлар күбрәк. Әйе, ватып-җимереп булса да сөйләшәбез, тик бу безгә уңышка ирешергә комачауламый. Киресенчә, безне эшебездә бик хөрмәт итәләр. Сезнең акцент – эксклюзив, диләр. Иң мөһиме: без әйтәсе килгән фикеребезне әйтә, төгәл белдерә алабыз бит. Аллаһка шөкер, эшебез дә уңышлы бара. Шуңа күрә, ватабызмы без аны, җимерәбезме – эшебезне эшлибез.

Татар тамашачысын кулланып, рус телле балалар үстерәләр, дип әйтүегез дә дөрес түгел. Аңлагыз. Эшебез турында кабатлап әйтәм: без – авылдан чыккан кешеләр, менә сезгә эш дип, китереп бирүче булмады миңа да, Азатка да. Беркем дә андый бүләк ясамады. Икебезнең дә маңгай тиребезне түгеп эшләгән хезмәтебез. Кеше малына кызыгып утыру – бер дә матур күренеш түгел. Әгәр дә кызыгасыз икән, сез дә килеп эшләгез. Сезнең дә баш та, күз дә, аяклар да, мөмкинлек тә юк түгел. Нигә начар сүзләр язып утыру кирәк?

Мин, шәхсән, тырышып эшләгән кешеләр алдында баш иям. Авылдан килеп, үз көчләре белән тырышучыларга чын, ихлас күңелдән сокланам, көнләшеп утырмыйм. Шуңа күрә, дуслар, үзебезне белик, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик.

Күреп торырсыз, Аллаһы боерса, бераз вакыт узу белән, абыйлары белән беррәттән, Зифабыз да саф, матур татарча сөйләшер. Кызыбыз һәм безнең өчен борчылмагыз! – дип үз фикерен белдерде җырчы социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар