news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева мәрхүм әтисенә мөрәҗәгать итә: «Безне саклап йөрт, әнине саклап тор»

news_top
Алсу Фазлыева мәрхүм әтисенә мөрәҗәгать итә: «Безне саклап йөрт, әнине саклап тор»
Фото: Алсу Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алсу Фазлыева социаль челтәрдәге сәхифәсендә вакытсыз вафат булган әтисен искә алган.

«Бүген безнең өчен иң авыр көн – әтинең вафатына 4 ел. Бу хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды. Тимер кебек, яшьнәп яшәүче әтиебез 62 яшендә вафат булды. Әтиемне соңгы тапкыр күрүемне белгән булсам… Шулкадәр яшәргә тырышты. Бигрәк кыска гомерле булган.

Әни белән безне аякка бастырып, кеше итәргә тырышып, укытып, олы юлга озатканы өчен чиксез рәхмәтлемен. Эшләргә ярата иде, үзе дә тик тормады, безне дә тик тотмады, гел эшләтте. Шуның җимешен татыйбыз хәзер…

Әти, сине искә алып Коръән укыттык. Рухың шат булсын. Искә төшкән саен яшь атылып чыга, тыгылырга гына торам. Вакыт үтсә дә, яра төзәлми. Безне саклап йөрт, әнине саклап тор. Син мәңге безнең йөрәктә», – дип күңелендәгесен виртуаль дуслары белән уртаклашкан җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 март 2024
    Исемсез
    Якыннарны югалту авыр тойгы инде ,сүз дә юк,ләкин без әрвахларга мөрәҗәгать итмибез,Бер Аллаһы Тәгалә дән сорыйбыз,Аңа сыенабыз,мөрәҗәгать итәбез,ә вафат булган кешедән ярдәм сорау ширк гамәленә керә,без аларга дога гына кылабыз,Аллаһы ризалыгы өчен ачуланмаггыз һәм ялгышмагыз🤲
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар