Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «Мәккәгә аяклар үзеннән-үзе алып барды»

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: «Мәккәгә аяклар үзеннән-үзе алып барды»
Фото: Алсу Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

Җырчы Алсу Фазлыева шушы көннәрдә генә ерак сәфәрдән – Гомрә хаҗыннан кайткан. Мәккәгә ничек китүе турында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

– Мәккәгә баруым белән күпләр кызыксынды. Әйе, аяклар үзеннән-үзе алып барды. Иң соңгы булып язылучы буларак, самолетта миңа урын булу-булмау икеле иде. 17 гыйнварга билгеләнгән сәфәргә самолетта миңа урыннар беткән булып чыкты. Шуннан, барлык барырга планлаштыручыларны 15 гыйнварга билгеләделәр. Шулай итеп, без 15е көнне киттек. Ә 17се бураннар дулап, самолетлар очмады. Аллаһның көче китерде безне бу изге җиргә. Уй-кичерешләремне аңлый торган түгел. Мең шөкер Аллаһыма! Барлык җирләрне дә күрдек. Догалар кылдык. Шушы изге сәфәргә безне туплап чыккан Рамил хәзрәт Юныска рәхмәт! Рәхмәт гаиләмә, Азатыма, әниемә, карап, хуплап торган «подписчик»ларыма... – дип язган җырчы.

«Гомрә хаҗларыгыз кабул булсын!» – дигәннәр аңа язылучылары.

Фото: Алсу Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100