Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева мәрхүм әтисенең чынга ашмаган хыялы турында әйтте

Җырчы улы белән гаилә фотолары караган фото куйган.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева мәрхүм әтисенең чынга ашмаган хыялы турында әйтте
«Татар-информ» архивы

Алсу Фазлыева кайчандыр әтисе алып куйган тулай торак бүлмәсен сатулары турында хәбәр итә.

«Әти заманында үзе теләгән машинаны алмый, безгә — балаларына дип, тулай торакта 18 квадрат метрлы бүлмә алган иде. Бу вакыйгага 9 ел да үтеп киткән икән. Бүлмә калды, ә әти инде юк… Бүлмәне сатып, акчасын дүрткә бүлдек — әнигә, сеңлемә, энемә һәм миңа.

Бу пост белән нәрсә әйтәсем килә?! Минем өчен бүгенге көндә ул акчага караганда, әтинең рәхәттә яшәве күпкә кадерле булыр иде. Шөкер, акчасын эшлибез, эше генә булсын. Ә кайчандыр иномарка Тайота Королла турында хыялланган әтием, үзен мәхрүм итеп, балалар хакына яшәгән.

Гомер буе колхозда шофер булып эшләгән әтинең хыялында гына калды ул машина. Урының оҗмах түрендә булсын, Әтием!», — дип язган җырчы.

«Әти-әни безнең укытучылар! Беркайчан да үз хыялыгыздан баш татрмагыз», — дип киңәш иткән бер инстачы. Аның белән килешүчеләр дә бар.

«Ата-ана гомер буе бала дип яши инде», — дип язган җырчының тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100