Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева кызын күкрәктән аерырга җыена: «Сөтем бетеп бара…»

Кечкенә Зифа үзе дә күкрәкне бик имәм дип тормый икән.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева кызын күкрәктән аерырга җыена: «Сөтем бетеп бара…»
Салават Камалетдинов

Алсу һәм Азат Фазлыевларның нәни кызына инде биш ай тулган. Кечкенә Зифа күкрәкне бик имәм дип тормый икән. Шуңа күрә әнисе аны имидән аерырга җыена. Җырчы бу турыда инстаграм сәхифәсендә язган. 

«Гомер дигәне шундый тиз уза икән…

Элек әниләр алай дип әйткәнне аңламый идек. Ә чынлыкта да шулай бит! Бүген безнен Зифабызга инде 5 ай! Әле кичә генә туган кебек балабыз.

Зифа матур кыз булып үсеп килә, Аллага шөкер! Һөнәрләре дә бар хәзер: өйдәге бөтен кешегә елмая, чит кешене танып елый, чит урында булганны аңлый, тирә-ягына карап, өйрәнә башлый. 2-3 көн элек эченнән аркасына борылып ятты. Безне күрүгә, «мине күтәрегез» дип, башын күтәрә башлый. Әтисенең җырлаганын ярата. Абыйларына аерым бер карашы бар. Балалар өчен ризыклар бирә башладык. Күкрәкне бик имәм дип тормый, тиздән ташлатырбыз да инде. Юынырга ярата. Мунчаны да, ваннаны да. Сөбханалла!» — дип язган ул. 

Алсуның виртуаль дуслары баланы имидән аерырга әле бик иртә дип саный. Алар нинди генә файдалы «смесь”ләрнең дә күкрәк сөтен алыштыра алмавы турында комментарийлар яза. 

«Аермагыз имидән. Кыз бала 2 яшьтә 2 ай имәргә тиеш. шулай имгән бала сау-сәламәт булы үсә. Ана сөтен имеп үскән бала икенче була инде ул. Ялгышмагыз. Аллаһы Тәгалә бигән бүләк дип, рәхмәт әйтегез»;

«Дин буенча бала ике яшькэ кадәр ими ашарга тиеш. Баланын анада өлеше кала икән шул. Бала имезү үзе зур бәхет бит ул. Бала кызганыч, күкрәк сөтен берни дә алыштырмый бит»;

«5 айдан имидән аермыйлар инде! Мин өченче баламны 2 яшькә хәтле имездем, рәхәтләнеп, тәмен белеп. Бала имезү үзе бер ләззәт», — дигәннәр.

Әлеге инстачыларга Алсу: «Сөтем бетеп бара шул», — дип язган. 

«Алсу, аны бетермәскә кирәк. Берзаман минем дә кими башлаган иде, петрушка ашадым. Шуннан сөтнең төшүен күрсәгез, сөтләп, тәмләп чәй эчкәндә чиләктән агызган кебек төшә башлады, — дип киңәш биргән бер инстачы. — Имезегез, саклагыз сөтегезне, бик зур хәзинә бит ул. Аның вакыты бер генә. Кабат сагынырсыз», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100