Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева концертлар куймый башлавының төп сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Алсу Фазлыева концертлар куймый башлавының төп сәбәбен әйтте
Социаль челтәрләр

Алсу Фазлыева белән Азат Фазлыев быел гастрольләргә чыкмады. Шушы көннәрдә Чаллыда узачак концертын да Азат «сольник» дип игълан итте. Алсу Фазлыевага нәрсә булган соң, әллә сәхнәдән бөтенләй китәме? Ни өчен ул хәзер концертлар белән йөрми? Җырчы халыктан килгән әнә шул сорауларга җавап биргән.

«Минем бүген сезнең сорауларыгызга җавап биреп, дөресен сөйлисем килә. Элек, гастрольләр белән йөргәндә, балаларга безнең игътибар аз иде. Әлбәттә, безнең няня бар, әни караша. Ләкин бу гына аз.

Аяз бию белән шөгыльләнә, аны, ярар инде, бию буенча партнерының әти-әнисе алып бара һәм алып кайталар. Ә менә уртанчы улыбыз Ильяс, мәктәптәге түгәрәкләрдән тыш, беркая да йөрмәде. Без аның да җитдирәк юнәлеш сайлап шөгыльләнүен теләдек.

Зифабыз, шулай ук, бакчадан тыш беркая йөри алмый. Шуңа күрә мин балаларның үскәннәрен күрми калам, бизнесыма да зыян килә дип, концертларга йөрми башладым.

Үзем өйдә булгач, Ильясны атнасына 4 тапкыр «Апуш» балалар театрына йөртәм. Ул анда вокал, бию, сәхнә теле осталыгына өйрәнә. Аңа анда бик ошый, теләп йөри. «Үскәч мин дә артист булам», – ди. Шулай ук ул мода мәктәбенә йөри. Сәхнәдә үзен тотарга, мода күрсәтергә өйрәнә, фотосессияләргә йөри. Төрле журналлар өчен төшә, балалар киемнәре рекламалый.

Мин хәзер үземне балаларга багышладым һәм балалар белән шөгыльләнә башладым. Мин өйдә торгач, балалар күзгә күренеп ачыла. Төп сәбәбе шул иде», – дигән Алсу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100