news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева иң зур хыялларының берсен чынга ашырган

news_top
Алсу Фазлыева иң зур хыялларының берсен чынга ашырган
Фото: Алсу Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

Җырчы әнисе белән бергә диңгез буенда ял иткән.

«Әнине диңгезгә алып бару – минем иң зур хыялларымның берсе иде. Аллага шөкер, ул тормышка ашты.

Моңарчы Казаннан ераграк бер җиргә дә бармаган әни, әлбәттә, бик борчылды. Аның өчен бу зур сәяхәт булды.

Самолётта да үзен яхшы хис итте, диңгездә дә рәхәтләнеп йөзде. Бирсен Ходай, киләчәктә дә чит илләргә барып, андагы матурлыкларны бергәләп күреп кайтырга», – дип язган Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм әнисенең диңгездә йөзгән рәхәт мизгелләре белән дә уртаклашкан.

Видеодан күренгәнчә, Фәүзия ханым сабыйларча шатлана һәм ул киемнән йөзгән икән.

«Ник киемнән инде? Кызынып кайтырга кирәк», – дигән берәү. Аңа җавап итеп Алсу: «Ояла», – дип көлгән.

Авыл апасының тыйнаклыгын сүз белән әйтеп бетереп булмый шул, ул гамәлләрдә чагыладыр, мөгаен.

«Азат – әтисен, ә сез әниегезне алып бардыгыз. Афәрин!» – дип сокланганнар аларга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар