Алсу Фазлыева иң зур үкенечен әйтте
Җырчы туй көнендә профессиональ фотограф ялларга акча җиткерә алмаулары турында сөйләгән.
Җырчы Алсу Фазлыева инстаграм дусларына үзенең бу тормыштагы иң зур үкенече турында сөйләгән.
«Иң үкенгәнем - туебызны төшерергә профессиональ фотограф чакырмавыбыз. Туй киемнәрен алдык, өстәлне барладык, тамада ялладык… Ә менә фотографка акча җитмәде.
Килгән кунаклар фотоаппаратларыннан булган фотоларны җыеп, үземчә туй альбомы ясадым», — дигән ул.
Җырчы сәхифәсенә туй көннәренең фотосын да урнаштырган. Алсу белән Азат Фазлыевның яшьлек фотоларын күреп, инстадуслары аларның бер дә үзгәрмәүләре турында язган.
«Бер дә үзгәрмәгәнсез. Икегез дә яшь, матур»;
«Нинди сокланырлык, матур яшьлек. Тигезлектә гомер итегез»;
«Алсу, күп булсалар да, кадере булмас иде. Безнең туйга 35 ел узды, аклы-каралы фотолар гына бар. Кайвакыт искә төшереп утырырга ярап тора», — дигәннәр.
«Безнен туй көнне, көне буе төшереп йөргән фотоаппаратны пленкасы белән урлап киткәннәр иде. Әле ярый ЗАГСның аерым фотографы булды», — дигән бер инстачы.
«Гаилә корып җибәргән һәркемдә була торган хәл ул, Алсу, борчылма» — дип тынычландырганнар җырчыны. «Көмеш, алтын туегызгызга профессиональ видеограф һәм фотографлар булыр», — дигәннәр.
Фотосессия өчен генә яңадан туй ясарга тәкъдим итүчеләр дә булган.