Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева гаиләсенә карата начар комментарий язучыларга җавап биргән

news_top_970_100
Алсу Фазлыева гаиләсенә карата начар комментарий язучыларга җавап биргән
Фото социаль челтәрдән

Фазлыевларның биюче уллары Аяз хастаханәгә эләгүе, шул сәбәпле Азатның Сочига эшлекле сәфәргә үзе генә очуы, ә Алсу улы янында калуы турында хәбәр иткән иде.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның биюче уллары хастаханәгә эләккән

Җырчылар авыр вакытта виртуаль дуслары ярдәменә дә, ягъни аларның җылы сүзенә дә өметләнгән булган. Кызганычка, җырчы гаиләсенә ямьсез комментарийлар юллаганнар. Алсу Фазлыева шуларга җавап бирергә булган.

«Аяз белән булган хәл турында…

Гадәттә, мин мондый темаларны биредә күтәрмим, әмма бу юлы җавапсыз кала алмыйм. Бу – беренче тапкыр һәм беренче очрак түгел. Кешеләр безне хуплар яки эшлисе урынга, үз вакытларын төрттерү, тискәре сүзләр язу һәм хейтка әрәм итә.

Чынлыкта мин – бик тыныч һәм сабыр кеше. Мин андыйларга игътибар итмәскә һәм кешеләргә, вазгыятькә объектив карарга тырышам. Кайбер кешеләрдә көнчеләнү булырга мөмкинлеген, башкалар өчен шатлана белмәвен һәм башкаларның уңышын күтәрә алмавын аңлыйм. Кайберәүләр кайвакыт уңышсызлыкларыңа, кайгыңа шатлана да (Аязның хастаханәгә эләгүе, минем Сочига оча алмавым шуңа мисал булып тора да).

Миңа карата тискәре комментарийлар һәм хейт күп булуына ияләштем инде (әмма юк, миңа – барыбер). Минем аларга карата иммунитетым нык, әмма минем гаиләм турында начар сүзләр әйткәндә, бигрәк тә безнең балалар турында, хәтта бала авырганга куаналар да. Гафу итегез! Мин түзеп тормаячакмын! Бу инде – соңгы чик!

Сез кешегә начар сүзләр язганда, үз тормышыгыз турында уйлыйсызмы? Тормышның бумеранг икәнен беләсез бит. Барлык начарлык та, яхшылык та кайтачак, хәтта икеләтә.

Мин дә әүлия түгел, минем дә хаталарым бар, алар өчен мин үзем җавап бирәчәкмен. Мин хаталарым өстендә эшләргә тырышачакмын. Кешегә шундый начар сүзләр язып утырганчы, изгелек эшлим.

Кеше гаепләп, шундый әшәке сүзләр язып утырганчы, үз эшегез һәм тормышыгыз белән шөгыльләнегез. Әйе, башкалар кебек без дә күп эшлибез һәм булганына лаеклыбыз», – дип эчен бушаткан җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100