news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева бик зур хыялын тормышка ашырган

news_top
Алсу Фазлыева бик зур хыялын тормышка ашырган
Фото: Алсу Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Алсу Фазлыева үзенең бик зур хыялын чынга ашырган. Ерак җирләрдә җирләнгән әби-бабаларының каберләрен зиярәт кылу, туганнары белән очрашу өчен, юлга кузгалган.

«Дуслар, мин инде берничә көн шатланам һәм дулкынланам. Минем миссиям һәм хыялым чынга ашты.

Яңа елда мин ел дәвамында эшләргә тиешле эшләремне язам. 25-30 теләк. Инде 2 ел рәттән алар арасында әтием ягыннан әби-бабамның каберләрен зиярәт кылу теләге дә бар иде.

Минем алар янында бер тапкыр да булганым юк. Алар үзләре безнең янга кунакка кайтып йөрделәр. Бирегә юл тотканда бик күп уйландым, елап алырга да өлгердем. Нигә алар туган якларыннан шулай еракларга киттеләр икән? Бәхет эзләп киткәннәр инде. Кызганычка, каберләре дә туган якларыбызда түгел, чит-ят җирләрдә. Ә 2 уллары, әтиемнең абыйлары, Омскида яшиләр.

Минем максатым – әтиемнең абыйларын күрү, әби-бабам (әтинең үги әтисе) өчен дога кылу. Мин моны бик күптәннән теләдем. Һәм менә Аллаһы Тәгалә миңа шундый мөмкинлек бирде. Мин ялгыз гына, билет сатып алып, Омскига юл тоттым. Әбием гомер буе яшәгән якларга», – дип яза Алсу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар