Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «Бик зур сөенечебез бар»

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: «Бик зур сөенечебез бар»
Салават Камалетдинов

Җырчы Алсу Фазлыева бик зур куанычы белән уртаклаша. Фазлыевларның ике малайдан соң көтеп алынган кызлары тәпи киткән.

«Кызыбыз Зифа ун айдан тәпи китте бит, дуслар. Шушы җирдә изге бәндәләр генә йөрсен юлыңда, кызым. Тәүге адымнарың белән, Зифам», – дип яза Алсу социаль челтәрләрдә. 

Виртуаль дуслары нәни Зифаның беренче адымнарын сокланып та, күз тия күрмәсен дип борчылып та күзәткән. Сеңлесе егылып китә күрмәсен дип янәшәсендә торучы абыйсына да мактау сүзләре яуган. 

«Ышанычлы терәге – абыйсы бар бит аның», «Күренеп тора, Зифаны абыйсы бик ярата», «Мондый абыйларга таянырга була», «Кул арасына керә башлар бу тиздән. Шәфкатьле, итагатьле бала булсын», – дигәннәр. 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100