Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «Беләм, сезнең арада да якыннарын озатучылар бар...»

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: «Беләм, сезнең арада да якыннарын озатучылар бар...»
"Татар-информ" архивы

Соңгы арада, вазгыятькә бәйле рәвештә, артистларга карата төрле сүзләр ишетергә туры килә. Бүгенге көндә аларның концерт куеп йөрүләрен килештермәүчеләр шактый. Имеш, ир-егетләребез яу кырына киткәндә, болар җырлап, күңел ачып йөриләр...

Ләкин сәхнә кешеләренең моңа үз фикере, үз сүзе, акланыр сәбәпләре бар. Бу турыда бик күп артистлар социаль челтәрләрдә яздылар, сөйләделәр. Җырчы Алсу Фазлыева да: «Ни өчен без гастрольләргә чыктык?» – дигән сорауга җавап биргән.

«Җиңел булмаган чор кичерәбез. Әмма, ни булуга карамастан, күтәренке рухны саклап калырга, бирешмәскә тырышабыз.

Ни өчен без гастрольләргә чыктык?

Танышларыбыз, якыннарыбыз арасыннан бик күп егетләр Ватаныбыз сагына китте. Кайберәүләр инде ярты елдан артык хезмәт итә. Беләм, сезнең арада да якыннарын озатып, дүрт күз белән көтеп утыручылар бар. Берүк, исән-имин генә әйләнеп кайтсыннар! Без тамашаларыбыз аркылы берникадәр булса да позитив бүләк итәргә тырышабыз. Тамашачыны бу авыр хәбәрләрдән берникадәргә генә булса да арындырып торыр өчен. Тирән мәгънәле һәм шаян җырларыбыз аша психологлар күрсәтә алмаган ярдәмне бирә алабыз, дип уйлыйм...

Безнең инде төркемебез тупланган. Егет-кызларыбызның гаиләләре, кредит-ипотекалары бар. Ышанасызмы-юкмы, кайбер урыннарда, бәлки, концерт кую безнең өчен керемле булмаса да, без барыбер концерт куябыз. Төркемебезгә эш хакын түлибез. Безнең гастрольләр тагын 8 гаиләне тәэмин итә, дигән сүз.

Рәхмәт игътибарыгызга, рәхмәт безнең белән булганыгыз өчен.

Алда безне барыбызны да бәхетле көннәр, якты таңнар көтсен иде, Йә Раббым», – дип язган 3 бала анасы Алсу.

«Амин», – дип, бертавыштан теләктәшлек белдергәннәр җырчының виртуаль дуслары.

Фото Алсу Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100