Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева Азатны иң яратмаган ризыгын ашарга өйрәткән

«Яратмыйча, ашамыйча кара — яшисе бар», — ди җырчы.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева Азатны иң яратмаган ризыгын ашарга өйрәткән
Салават Камалетдинов

Иҗади пар Алсу һәм Азат Фазлыевларның бергә яши башлауларына унөч ел тула икән. Азат Фазлыев үзләренең бер-берсенә бик тиз яраклашулары, хәтта Алсуның үзен иң яратмаган ризыгын ашарга өйрәтүе турында әйткән. Ул бу хакта инстаграмдагы сәхифәсендә язган.

«Күпләр безгә: «Ничә ел яшисез, гел бергә булу авырмы, бер-берегезгә тиз яраклаштыгызмы?» — дип сорау бирә. 

Безнең Алсу белән гаилә коруыбызга унөч ел була. Бергә булу кыен түгел, Ходай аермасын. Ә яраклашуга килгәндә, тиз яраклаштым. Өйләнешкәнче иң яратмаган ризыгым карабодай иде. Хәзер инде унөч елга якын ул иң яраткан ризыгыма әйләнде. Яратмыйча, ашамыйча кара — яшисе бар», — дигән ул. 

«Тагын кемнәр карабодай ярата?» — дип сораган ул инстадусларыннан.

«Мин карабодай яратам, ирем яратмый. Атнага бер тапкыр ашарга кирәк дип, мәҗбүри ашатам»; 

«Мин дә кияүгә чыкканчы токмач белән карабодай ашамый идем. Ирем аларны үлеп ярата. Аңа пешерә-пешерә үзем дә ашарга өйрәндем»;

«Бездә дә ике ел инде шул ук хәл. „Яратмыйча кара — яшисең бар“, — дип, туйдагы тост кебек әйттең син моны», — дип комментарийлар калдырган инстадуслары.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Куплэр сорау бирэ: ✅ничэ ел яшисез? ✅гел бергэ булу авырмы? ✅тиз иялэштегезме,яраклаштыгызмы? Жавап бирэсем килэ))) ?бергэ гаилэ булганыбызга 13 ел була ( 1 декабрьдэ) ?бергэ булу авыр тугел, ходай аермасын??? ?тиз иялэштек!!! Э яраклашуга килгэндэ - сразу яраклаштым, ойлэнешкэнче ин яратмаган ризык «гречка» иде, э хэзер инде 13 елга якын гречка ин яраткан ризыгыма эйлэнде?? Яратмыйча, ашамыйча кара-яшисе бар??? Егетлэр кемнэр гречка ярата? Кызлар кемнэр пешерэ? #алсуазатфазлыевлар #азатфазлыев

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100