Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева аяк сызлаудан дәва тапкан

Татар эстрадасының популяр парлы җырчылары Алсу һәм Азат Фазлыевларны Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә очраткач, концертларына бармыйча кала алмадым. Алсу сүзләренчә, төрле яктан җыелган татарлар Казанга караганда Соль-Илецкида аларны күбрәк таный башлаган.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева аяк сызлаудан дәва тапкан

– Алсу, Соль-Илецк шәһәренә барырга махсус планлаштырган идегезме?

– Без Соль-Илецкига ял итәргә килмәдек, ә гомумән, Оренбург өлкәсенә концертлар белән чыктык. Өлкәгә килгәч, Соль-Илецк шәһәрендә дә концертыбызны куярга туры килде, чөнки без барасы Каргалы авылының клубын әле ачмаганнар иде. Шуның өчен Соль-Илецкида бер-ике көн тордык. Шулай итеп, ике куянның койрыгын тоттык: концерт та куйдык, ял да иттек. Ара якын түгел, киләсебез килә. Үткән ел концерт белән бер генә көн булган идек, мондагы тозлы күлләрне күреп, тагын яңадан килергә кирәк икән дип уйладык һәм яңадан дүрт көнгә килдек.

– Тозлы күлләрнең файдасы тидеме соң?

– Үкчәле аяк киемнәре киеп йөргәч, аякларым бик нык сызлады, хәтта төннәрен йоклый алмыйча ята идем. Үткән ел дүрт көн буена тозлы күлләрнең барысында да булып, массажлар алып, тозлы бүлмәләргә кереп файдасын күрдем. Миңа аның дәвасын бер ел буена җитәчәк дип әйткәннәр иде, һәм чыннан да, Аллага шөкер, бер ел буена бер җирем дә сызламады! Монда дәвалану Казандагыга караганда арзанрак булып чыкты.

Оренбург өлкәсенә без елына ике тапкыр киләбез: кышын һәм җәен. Гомумән, җан өчен файдалы. Оренбург өлкәсендә чамбыр (чабрец) дигән файдалы үлән киң таралган. Узган ел күп итеп җыеп кайткан идем, кайткач, бөтен артистларга таратып бетердем, сорап-сорап алдылар. Рәхәтләнеп кыш буена кайнатып эчтек. Без ял да итәбез, көч тә туплыйбыз.

– Концертларыгызга халык йөриме соң?

– Татарлар монда төрле төбәкләрдән күпләп килә. Халык безне Соль-Илецкида Казанга караганда хәтта яхшырак таный!

– Киләчәктә дә килергә исәбегез бармы?

– Барысы да әйбәт булса, киләчәктә дә килергә җыенабыз. Мондагы барлык процедураларны да үтәргә киңәш итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100