Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева әнисе турында: «Чит илдә ашау күп һәм «бушка» булуына шаккатты»

news_top_970_100
Алсу Фазлыева әнисе турында: «Чит илдә ашау күп һәм «бушка» булуына шаккатты»
"Татар-информ" архивы

«Агымдагы елның бу ае истәлекле вакыйгасы белән хәтердә мәңгегә калачак. Әнине тәүге тапкыр чит илгә алып бардык.

Башта, әлбәттә, әни тарткалашты. «Бармыйм!» – дип әйтте, әмма без үз сүзебездә торып загранпаспорт ясатып, үзебез белән алып бардык. Самолетка беренче утыруы түгел, узган елны Сочига очкан идек. Гомер буе кан басымы белән интеккән әнием самолетта үзен яхшы хис итте. Отельне алдан сайладык – гаилә отеле иде, «все включено» системасы буенча ял иттек. Әни өчен ул бөтенләй шаккатмалы булды. Ашау күп, «бушка». Отель территориясендә әллә ничә бассейн, хамам, берничә ресторан. Хәтта һинд ресторанына барып, ят ризык та авыз итеп карадык.

Әнигә ял бик ошады. Һава торышы бик эссе булуга карамастан, үзен яхшы хис итте», – дип шатлыгы белән бүлешкән Алсу Фазлыева социаль челтәрдә.

Җырчының виртуаль дуслары бу гамәлен хуплаган. Шулай ук «бармаска» дип карышкан ханымнар да «бер яшибез, йөри алганда йөрергә кирәк» дип комментарий калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100