Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «Алты айлык баламны калдырып, заказлар кабул итә башладым…»

Алсу Фазлыева фотограф булып эшләгән вакытын искә ала.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: «Алты айлык баламны калдырып, заказлар кабул итә башладым…»
"Татар-информ"

«Өйләнешеп бер-ике ел гына яшәгәчтер… Аяз туган гына иде, — дип хатирәләрен яңарта истаграмда җырчы Алсу Фазлыева. — Бервакыт Азат фотоаппарат күтәреп кайткан. Ул вакытта ди-джей булып эшләгән Азат: «Буш вакытларымда фотограф булып эшкә чыгам», — ди. Кредитка алган бу моны. Янәсе, тиздән сезон, тиз генә акча эшләп, бурычларны капламакчы бу. «Кит инде, синең тәҗрибәң юк бит!» — дим. 

Шулай итеп туйлар сезоны башланды, ажиотаж — Азатның фотограф булып эшләргә һич кенә дә вакыты юк. Фотоаппат тик тора, ә кредитын ай саен түләргә кирәк. Аптырагач, алты айлык баламны калдырып, фотоаппаратны кулыма алып, заказлар кабул итә башладым. Үзем төшерәм, үзем шунда өйрәнәм. Беренче мәлләрдә туганнарны, дусларны…

Соңрак бу өлкәдә «профессионал» булу теләге уянды һәм киттем лицейга белем алырга. Георгий Алексеевич исемле танылган фотографның студенты булдым. Күп әйбергә өйрәндем мин анда. Табигатькә чыгып, матур кадрлар ясадык, туйларга бергә йөрдек. Тамашаларны фотога төшердек, хәтта яшүсмерләр утырган төрмәгә кадәр бардык. 

Фотограф булып эшләү — Event-индустриягә керергә бер адым булган инде. Чөнки без шул рәвешле иҗатка: туйлардан сәхнәгә килеп чыктык. Сәхнәдән — NL-бизнеска. Шул фотоаппарат әле дә булса «йөртә» безне. Кредитка алынган фотоаппат».

Менә бит! Бактың исә, эш нәрсәдән башланган икән. Комментрийлар арасында: «Әйе, мин дә хәтерлим ул вакытларны, иптәш кызымның туенда фотограф идең», «Рәхмәт, Алсу, безнең иң матур минутларны төшердең, иң бәхетле чакларны», «Син бу өлкәдә дә белгеч була алыр идең, молодец син!» - дип язучылар бар.

Бүген инде җырчы гаилә шактый иркен яши. Сүз уңаеннан, әнә, өй дә салып яталар. Бу хакта Алсу үзе инстадусларына сторис аша сөйләде һәм төзелә башлаган өйләрен күрсәтте. Җырчы гаилә бу җаваплы эшне күптән башлаган инде, моңа кадәр халыкка күрсәткәннәре генә булмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100