Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «40 температура белән яттым, шыр сөяккә калдым»

Җырчы икенче улын тапканнан соң бик каты авырганы турында сөйләгән.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: «40 температура белән яттым, шыр сөяккә калдым»
Салават Камалетдинов

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе ике малайдан соң көтеп алынган кызлары Зифаны алып кайтты. Өч бала әнисе инстаграмда үзенең йөкле вакытлары турында сөйләргә булган.

«12 ел элек мин Аязыбыз белән авырлы идем. Студент елларым, бишенче курста укыйм. Токсикоз булмады, рәхәтләнеп бар әйберне дә ашадым: җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә, итен дә, балыгын да. Аеруча кишергә исем китте. Шуны кетердәтеп ашыйсым килә иде. Авылда үскән кишерне ашап бетергәч, бишәр-унышар кило итеп кибеттән алып кайта идек. Ул вакытта берара Азатларның апаларында яшәп алдык, көн-төн кишер кимерүемнән хәтта ояла башлаган идем. «Балаң сары туар, җитәр», — дигән кеше сүзе дә мине туктата алмады. Йөклелек чагында әйбәт ашагачмы, балам да зур авырлык белән туды, 4 килограммнан артык иде. Әле хәтерлим: бала тапкач, тележкада берничә сабыйны палатага алып килделәр дә, шулар арасыннан Аязны шундук танып алдым: үзем кебек кара, маңгаен бозау ялаган (безнең якта шулай диләр).

Ильяс белән йөклелек чорым эшләп узды. Алтынчы айга кадәр бәйрәмнәр алып бардым. Алты сәгать буе аяк өсте басып тору рәхәт түгел иде. Соңгы бәйрәмне алып баргач, өстемнән шундый зур йөк төшкән кебек булды…

Ильяс белән дә токсикоз булмады, бар әйберне дә рәхәтләнеп ашадым. «Бала тугач, аллергиясе булыр, теләсә нәрсә ашап булмас», — дип, үземне бөтенләй дә чикләми идем. Ильяс җәй туды, туар алдыннан бик күп җиләк-җимеш ашап калган идем.

Икенче улым белән балалар табу йортыннан чыккач та карбыз ашап карадым. Һәм минем температурам 40ка кадәр күтәрелде! Әни орышты мине анда, янәсе, арбуз ярамаган, ник ашадың дип. Ә температураның сәбәбе башка булды — бала тапканнан соң ялкынсыну башланган. Бик каты авырдым, ике атна 40 температура белән яттым. Бернәрсә дә ашый алмыйча, шыр сөяккә калдым. Бик күп антибиотиклар кадатып, чак исән калдым мин анда.

Токсикозның нәрсә икәнен мин Зифа белән белдем. Итле әйберне хәтта исни дә алмаган идем. Минем хәлемне күреп, күпләр: «Кыз булачак!» — дип әйтте. Зифа белән йөкле чакта күпчелек җиләк-җимеш кенә ашадым. Хәтерлим, әнинең туган көненә җыелдык. Әле бер кеше дә белми иде минем йөкле икәнемне, әмма хәләтемне күреп, барысы да аңлап алдылар. Аннары, иптәш кыз туган көненә чакырды: «Алсу, син яраткан каз итен пешердем», — ди. Ул да белми авырлы икәнемне. Ул каз итен ашау түгел, аңа карый да алмыйм. «Эльвира, тамагым тук, ашыйсым килми, каз итен өйгә төреп җибәр әле, аннары ашармын», — дип сорап алдым. Тик мин аны барыбер ашамадым. Ә менә быел Эльвираның туган көнендә рәхәтләнеп ашадым! Каз итен күп итеп, былтыргысы өчен дә ашадым.

Баланың җенесен бит соңгы көнгә кадәр яшереп йөрдек. Әмма токсикозымны күреп, бар кеше дә УЗИга әйләнгән иде. Бертавыштан: «Кыз!» — диделәр. Әмма мин кыз туасына ышанмый идем, миннән малайлар гына туар төсле иде. Ә хыяллар чынга аша икән. Аллаһка шөкер, алма кебек өч сабыем, өч бәхетем бар», — дип язган җырчы.

Әлеге пост астында башка яшь әниләр дә бала көткән вакытта ниләр кичерүләре, нинди ризыкны яратып ашаулары, ә нәрсәне кабып та карый алмаулары белән уртаклашкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100