Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «2 ел аңышмый, төштәге кебек яшәлде...»

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: «2 ел аңышмый, төштәге кебек яшәлде...»
Салават Камалетдинов

Җырчы Алсу Фазлыеваның әтисе Фидаил абый вафатына 3 ел гомер узган икән инде. Җырчы әтисен сагынып, социаль челтәрдә хатирәләре белән уртаклашкан.

«3 ел инде син безнең арада юк... Искә төшкән саен йөрәкләр сыкрый... Син киткәннән соң, 2 ел аңышмый, төштәге кебек яшәлде, аннан соң гына, тормышка ямь өстәп, 2 оныгың тугач кына, тынычланган кебек булдык. Син безнең арада булмасаң да, янәшәдә икәнне тоеп яшим, синең ярдәмне гел сизеп торам. Бик авыр вакытта күңелем белән синең белән сөйләшәм, дөрес юлны күрсәтүеңне сорыйм.

Балтачтагы концертыбызда «Әтием капкалары» җырында ярты зал сине сагынып елады... Әйе, бик кешелекле, ярдәмчел кеше идең, әти, безне дә шуңа өйрәттең...

Безнең 3 баланың тормышына карап, сөенер идең. Бик сагынабыз, әти, син мәңге күңелләрдә», – дип, җан яраларын язган Алсу.

«Э-э-эх, сез минем абыем Рамазанның юбилеен уздырган идегез Яр Чаллы шәһәрендә. Ул да, көтмәгәндә, 54 яшендә гүр иясе булды»,

«Элегрәк миңа әниләр якынрак буладыр кебек тоела иде, менә әти китеп баргач, алай булмавын аңладым. Шулхәтле җитми ул безгә хәзер, бик сагынабыз»,

«Сез әтиегезгә охшагансыз...»,

«Алсу, бәгърем, әтиеңнең урыны оҗмах түрләрендә булсын. Бүген минем әтием вафатына 34 ел... Онытмагыз әтиләрне», – дигән комментарийлар язган җырчының виртуаль дуслары.

Фото: Алсу Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100