Бу көннәрдә җырчы Иркәнең кулын сындыруы, әмма аңа Чаллы табибларының ярдәм күрсәтмәве интернет киңлекләрендә бик зур яңгыраш алды. Алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина да бүген үзенең социаль челтәрләрендә табибларга кагылышлы теманы күтәреп чыккан. Артистны атказанган табибның даруларны интернеттан карап билгеләве аптырашта калырга мәҗбүр иткән.
Соңгы арада авырып йөрүем турында әйткән идем. Терапевтка барып күренергә булдым. Килдем, тикшерде инде бу мине. Һәм нәрсәләр кабул итәргә икәнлеген, һәр таблетканы, аның ярыймы-юкмы икәнлеген интернеттан карады. Ә түшенә «Татарстанның атказанган табибы» дип язылган. Кайсы хастаханәдә, нинди табиб икәнлеген әйтмим, әмма бу факт.
Менә монда ирем Альберт: «Атказанган артистның җырлый белмәве алай ук куркыныч түгел әле ул, ә менә атказанган табиб дәвалый белмәү...» – ди. Чыннан да, әгәр ул нинди дару язарга икәнлеген дә интернеттан карый икән, бу инде – проблема.
Иң мөһиме – авырмаска, үзебезне сакларга», – дип нәтиҗә чыгарган табибта булганнан соң Алсу.