Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фаракшина беренче тапкыр җырчы буларак чыгыш ясаган

news_top_970_100
Алсу Фаракшина беренче тапкыр җырчы буларак чыгыш ясаган
"Татар-информ" архивы

Алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина концертта беренче тапкыр җырчы буларак чыгыш ясаган.

«Бүген минем бенефис… дип уйлый күрмәгез. Минем бүген дебют. «Алсу, безнең сине күргән бар бит инде», – дип әйтерсез. Мине бүген беренче тапкыр җырчы буларак чакырдылар, дуслар, үзем дә шокта.

Яхшы җырлый торганнарга яхшы җырлар язып бирәләр. Ә без нәрсә кала, шуны җырлыйбыз инде. «Җәйге кич» дип атала композициям», – дип сөйләгән ул.

Алсу Фаракшина беренче чыгышы вакытында каушавын да яшермәгән. «Каушадым, әлбәттә. Ничек булган соң? Ярыйсымы?» – дип сораган ул «подписчиклары»ннан.

«Син – бик талантлы хатын-кыз. Һәрвакыттагыча күз явын алырлык»; «Алга таба да җырларга кирәк сиңа», – дип язалар Алсуга.

«Алсу, син каушый белмисеңдер ул. Син бит молодец. Булган хатын, ут хатын. Миңа калса, син үзеңнең чаялыгың, үткенлегең, матурлыгың, чибәрлегең, талантлы булуың белән теләсә кайсы ситуациядән чыгу юлын табасың. Каушавың гел дә сизелми, барысы да шәп», – дип тә язган аңа бер тамашачысы.

«И рәхмәт. Калтырап төштем, аннан «җыел, чүпрәк» дип, үземне кулга алдым инде», – дип җавап биргән аңа артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100