news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фаракшинаның сыйныфташы - өч бала әнисе юл фаҗигасендә һәлак булган

Мәрхүмә Кадрия Рәхмәтуллинаның өч баласы ятим, тормыш иптәше ялгыз калган.

news_top
Алсу Фаракшинаның сыйныфташы - өч бала әнисе юл фаҗигасендә һәлак булган
https://www.instagram.com/alsufarakshina/

Алып баручы, пародист Алсу Фаракшинаның сыйныфташы, өч бала әнисе юл һәлакәтендә вафат булган. Бу хакта артист сторисларында яза. Ул Кадрия ханымның Әлмәт районы Елховой авылында яшәүче якыннарына ярдәм итү өчен акча җыю оештырган.

«Әй, дуслар, сак булыгыз зур юлларда. Кичә безнең сыйныфташ, авылдаш, 3 бала әнисе юл фаҗигасендә һәлак булды. 3 сабый ятим, тормыш иптәше тол калды. Без инде әркен генә акчалата ярдәм җыя башладык. Авылдашлар, сыйныфташлар, кушыласыгыз килсә, языгыз. Бик кызганыч, ярдәмгә мохтаҗ гаилә. Җомга көнне кулыннан килгән кеше ярдәм кулы сузса иде.

Акчаны сыйныфташыбыз Альмира җыя. Сбербанк онлайн - 89179147850 Альмир Ангамович З.

Теләгегез булса, акчаны аңа җибәрә аласыз. Балаларның кирәк әйберләрен алачакбыз яисә акчалата тапшырырбыз. Хисап булачак.

Бүген көне буе телефонда булдым. Журналистлар, блогерлар белән аралашам. Сөйләгәндә барысын да үзем аша үткәрәм. Бик авыр. Ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт», — дип яза ул.

Коточкыч юл фаҗигасе 13 гыйнвар көнне Кузай — Норлат юлында була. «Лада Гранта» машинасы микроавтобус белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм аның пассажиры вафат була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар