Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фаракшина яман шештән үлгән Айгөл Фазыйлованың улына ярдәм оештырган

Алып баручы, пародист тырышлыгы белән Әмиргә компьютер өчен акча җыелган.

news_top_970_100
Алсу Фаракшина яман шештән үлгән Айгөл Фазыйлованың улына ярдәм оештырган
alsufarakshina/

"Инде ничә көннәр күңелемә тынгы тапмыйм, - дип яза Алсу Фаракшина. - Айгөл Фазыйлованың үлемен ишеткәч, нишләргә дә белмәдем. Аның улын бик кызгандым. Сабый иң якын кешесез калды. Балага иң кирәклесе - ана назы.

Айгөлнең яшәү өчен көрәшүен күзәтеп бардым. Ул яман чирне җиңәргә тырышты. Әмма чир аның үзен алып китте. Инде хәзер аның сабыена исәнлек-саулык телик. Бәлки минем язылучыларым арасында Айгөлгә ярдәм итәр идем, улына булышыр идем дигән кешеләр булгандыр. Күңелдә үтәлмичә калган бу уегызны, хәзер үтәп була. Әгәр үзегездән бераз булса да өлеш кертәсегез килә икән, журналист Гөлгенә Шиһаповага яза аласыз.

Шуны да әйтәсем килә: Әмирне туганнары ташламый, үзләре үстерәчәк.

Алсу Фаракшина тырышлыгы белән 50 мең сумга якын акча җыелып, Әмирнең теләге буенча компьютер сатып алганнар.

"Гел күзәтеп бардым, бала кызганыч".

"Ходай Сабыйны ярдәменнән ташламасын! Исәнлек саулык телим!"

"Нишләптер терелер кебек тоелган иде. Урыны оҗмахта булсын", - дип яза укучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100