Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фаракшина изге эш башкара: «Рәхмәтуллиннарга яңа йорт алачакбыз»

Алсу Фаракшина 13 гыйнвар көнне юл һәлакәтендә вафат булган сыйныфташы Кадрия Рәхмәтуллинаның ялгыз калган ире һәм өч баласына ярдәм итү өчен акча җыю оештырган иде.

news_top_970_100
Алсу Фаракшина изге эш башкара: «Рәхмәтуллиннарга яңа йорт алачакбыз»
https://www.instagram.com/alsufarakshina/

Инсульт кичергән әнисен Әлмәттән үзләренә Апас районы Иске Йомралы авылына алып кайтырга җыенган 34 яшьлек Кадрия Рәхмәтуллинаның коточкыч авариядә гомере өзелеп, ире ялгыз, өч баласы ятим калуы турында язган идек. 

Бу авыр кайгы турында ишетү белән Кадриянең сыйныфташы алып баручы Алсу Фаракшина Рәхмәтуллиннар гаиләсенә ярдәм итү өчен акча җыю оештырды. Әлеге изге эштә бик күп кеше катнашкан. Шушы көннәрдә Алсу Фаракшина халыктан җыелган акчага гаиләгә яңа кирпеч өй алачаклары турында хәбәр итте. 

«Без бу эшне сезнең белән берлектә эшләдек. Һәрберегезгә Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек бирсен. Рәхмәттән башка сүзебез юк. Хәзер инде алда ремонт эшләре тора. Шулай ук без балалар белән күрештек. Бик күп киемнәр, әйберләр, уенчыклар тапшырдык. 

Кемнәр ишекләр, сантехника, плитка, кухнялар ясый, безгә языгыз әле, азрак ташламалар булмасмы?» — дип мөрәҗәгать иткән Алсу.

Алсу Фаракшина әйтүенчә, Кадриянең инсульт кичергән әнисе дә кызы артыннан озак тормаган — 22 февраль көнне гүр иясе булган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100