Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фаракшина бәби тапты!

Беренче хатын-кыз пародия остасы Алсу Фаракшина әни булды! Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр иткән.

news_top_970_100
Алсу Фаракшина бәби тапты!

Алсуның кызы 7 октябрь көнне 9:35 сәгатьтә дөньяга килгән. Баланың авырлыгы – 3300 грамм, буе – 50 см. "Зур бүләге өчен Аллаһыбызга рәхмәт! Бүген без бик бәхетле әти-әни булдык", - дип язган артист үзенең аккаунтында. Нарасыйга нинди исем сайлаулары әлегә билгесез, Алсу безнең шалтыратуга җавап бирмәде. 

Күптән түгел Алсу Фаракшина белән булган әңгәмәдән өзек:

... Алсуның пародияләренә бер артист та үпкәләми, ачуланмый икән. "Киресенчә, "ник мине дә күрсәтмисең?", "кайчан мине күрсәтә башлыйсың?" дип сорыйлар. Әлфия апаны күрсәткәндә, өлкән яшьтәге апалар: "Әлфиянең үзен күреп булмый, син күрсәткәч, үзен күргәндәй булдык", - диләр. Елдан-ел шомарам, пародияләрем дә уңышлырак килеп чыга хәзер", - диде Алсу. Ул хәтта сөйләшкәндә дә образга кереп, Зөлфия Шакирова булып сөйләшеп күрсәтте.

Билгеле булганча, Алсу тормыш иптәше белән Чаллыда яши. Әмма шуңа да карамастан, ул Казанда бик еш булуын белдерде. Алсу мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнә һәм шушы юнәлештә "ИП" ачкан. "Салымнарын түлим, бөтен документларым тәртиптә, курыкмыйча эшләргә була, чөнки соңгы вакытта еш кына тикшерүләр белән куркыта башладылар. Аллага шөкер, чит төбәкләргә дә чакыралар. Аеруча Әстерхандагы татарлар мине шаккатырды, һәр сөйләгән сүзне йотлыгып тыңлап утыралар. Казанны бик сагынам, Чаллыга ияләнеп бетеп булмый. Киләчәктә Казанга күченергә дә исәп бар", - диде Алсу Фаракшина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100