Алсу Әбелханованың якыны коронавирустан вафат
Җырчының әтисенең апасы куркыныч чирне санаторийга ял итәргә баргач йоктырган.
Җырчы Алсу Әбелханованың туган апасы коронавирустан вафат булган.
«Бүген якын туган апабызны җирләдек…Әтинең бертуган апасын… Ивановодагы санаторийга ял итәргә баргач, барыбызга да билгеле чирне йоктырды. Бер ай маска астында ятты…» — дип язган җырчы инстаграм сторисларына.
Узган ел Алсу Әбелханова үзе дә ковид белән көрәшеп, Уфада узган «Туган тел»премиясенә бара алмаган иде.