Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Әбелханованы балаларын татарча өйрәтмәүдә гаеплиләр

Җырчы гаиләсен сыйлавын видеога төшергән.

news_top_970_100
Алсу Әбелханованы балаларын татарча өйрәтмәүдә гаеплиләр
Владимир Васильев

Җырчы Алсу Әбелханова гаиләсен сыйлаган вакытны видеога төшергән. Видео янына: «Сездә дә шулаймы?! Ирем бер дә усал түгел!» - дип язган.

Видеода җырчы гаиләсен коймак, бәлеш һ.б. белән сыйлый. Аннары Алсу Әбелханова: «Бүгенге көннән ашарга пешерүне чиратка салабыз», — ди. Аны йомырка белән сыйлыйлар.

Видеода әле ире, әле уллары: «Бүген нәрсә ашыйбыз?» - дип авырлык белән татарча әйтәләр.

«Бик кызык видео. Кызганыч, балаларыгыз татар телендә бер җөмлә төзи алмый. Бу - ата-аналарның зур гаебе. Милләт бетеп бара дигән сүз», - дип язган беренче комментарий язучы.

«Без бу видеоны ике телдә төшердек, рус дусларым да аңласын дип. Нинди гадәт ул, кешене тикшереп, гаеп эзләп, өйрәтеп утыру. Кызык әйбердән дә ниндидер хата табып, милләт темасын куптарып!» — дип җавап язган җырчы.

«Булышмыйлармы бер дә?» - дип сораган бер инстачы.

«Бик булышалар… Ләкин пешерә белмиләр», - дип шаярткан җырчы.

«Йомырка шедевр булган»;

«Ачуны чыгара инде аш бүлмәсе. Мин дә ашарга пешерүне чиратка салмакчы идем, әмма файдасыз!»;

«Плитәне күрә дә алмыйм»;

«Без дә шул хәл инде», - дип комментарийлар калдырган җырчы тормышын күзәтүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100