Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Әбелхановадан шоколадлы торт рецепты

Җырчы әнисе рецепты буенча торт пешерергә өйрәтә.

news_top_970_100
Алсу Әбелхановадан шоколадлы торт рецепты
Салават Камалетдинов

Шоколадлы торт камыры өчен: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан повидло, 3 йомырка, 1 стакан кефир, аш серкәсе белән сүндерелгән сода, он, какао.

Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада әзер булганчы пешерергә.

Торт өстенә ягу өчен крем: 1 кап әче шоколадны «су мунча» сында эретергә, чама белән куертылган сөт, атланмай, сөт өсте салып болгатырга.

Коржны икегә бүләргә, крем ягарга. Әзер тортны җиләк, банан, чикләвек һ.б. белән бизәргә мөмкин.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100