news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Әбелхановадан "Керпе" салаты

Җырчы Алсу Әбелханова кечкенә улы Солтан белән "Керпе" салаты ясаган. Салат рецептын Инстаграмга да куйган.

news_top
Алсу Әбелхановадан "Керпе" салаты
Ингредиентлар: бәрәңге, яшел укроп, петрушка, суган, йомырка, тозлы кыяр, шампиньон гөмбәсе, кара зәйтүн җимеше, майонез.

Пешкән һәм угычтан уылган бәрәңгене тәлинкәгә керпе формасында салырга. Аның өстенә вак итеп туралган яшеллек, суган, майонез сыларга.

Аннары йомырка сарысы, тозлы кыяр, майонез, кыздырылган гөмбә, туралган зәйтүн җимеше, майонез.

Салат әзер, бизәргә мөмкин. Зәйтүн җимешен дүрткә бүлеп керпе энәләре итеп ясарга, күз-борын куярга.

"Майонез урынына каймак та кулланырга мөмкин", - дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар