news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Әбелханова унбиш көн ковид белән көрәшә

Җырчы кулына энә куелган фотосын да күрсәтте.

news_top
Алсу Әбелханова унбиш көн ковид белән көрәшә
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова ковид белән көрәшүе турында инстаграмда хәбәр итте.

«15 көн ковид белән көрәш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Медицина хезмәткәрләре арыган, авыру үзенең бар хәйләсен җигеп, чыдамлылыкны тикшерә», — дип яза ул.

Җырчы ковид аркасында Уфага да бара алмаган. «Ковид Уфадагы „Туган тел“ премиясенә җибәрмәде», — ди.

Алсу фотолар куйган. Анда махсус кием кигән табиб, энә куелган кул беләге дә күренә. Бер фотода Дейл Карнеги, Иван Тургенев китаплары да сурәтләнә.

Инстачылар Алсуга сәламәтлек тели. «Тизрәк терелеп чык, җаным. Барысы да әйбәт булачак», «Күз тигәндер сезгә», - диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар