Алсу Әбелханова ирен чыгарып ташлаганмы дип борчылалар
Алсу Әбелханова быел Яңа елны гаиләсе белән өйдә каршыламаган.
«Соңгы елларда беренче тапкыр Яңа елда өйне калдырып чыгып киттек», — дип яза ул инстаграмдагы сәхифәсендә.
«Ләкин кайткач ук эшкә керештем. Өйне җыештырдым, барлык артык әйберне чыгарып ташладым. Юк, иске-москыны түгел, ә артык әйберләрнең барысын да. Тик яткан, тузан җыеп торган, бер урыннан икенчесенә күчереп йөртелгән, кирәк булыр әле дип торган барысын да. Күптән кирәге чыкмаганны — барысын да «долой». Яңалар «welcome!» (рәхим итегез)», — дип яза Алсу.
Инстачылар артык әйберләрне ятимнәргә бирергә иде дип киңәш итә.
Алсу ирен чыгарып ташламаганмы икән дип тә борчылалар. «Ирегез өчен борчылып куйдым, алдымы?» — дип яза Айрат исемле укучы.