Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Әбелханова инстаграмында низаг чыккан

Алсуның бер язылучысы аны уразаны "шыпырт кына" тотарга өнди. Алсу аңа "шыпырт кына утырыгыз" дип җавап бирә.

news_top_970_100
Алсу Әбелханова инстаграмында низаг чыккан
Алсу үз инстаграмында сеңелләре белән төшкән фотоны куйган һәм "ифтар, кунакка әти-әни һәм племянницалар килде" дип язган. Ягъни, үзенең ифтар уздыруын күрсәткән.

Бу гамәле бер инстадустына ошамаган булса кирәк, ул Алсуга шелтә белдереп, "Уразаны бөтен кешегә әйтеп тотмыйлар, шыпырт кына тотарга кирәк", - дип язып чыккан. Алсу исә аңа: "Шыпырт кына утырыгыз, кешене тикшермичә", - дип җавап биргән.

Алсуның инстаязылучысы моның белән генә туктап калмаган, Алсу да "шыпырт" режимына күчмәгән. Нәтиҗәдә Алсуның бу посты астында күңелгә бик үк ятып бетмәгән язышу барлыкка килгән.

Бу очракта бер акыллы киңәш бирүче кеше дә табылган: "Шуңа күрә кеше комментарийларын укымагыз", - дип язган ул Алсуга.

Дәвамын Алсуның постында укыгыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100