Алсу Әбелханова бүләге Рафаэль Латыйповны ун яшькә яшәрткән
Җырчылар Себер якларында бергәләп йөргән.
Алсу Әбелханова Рафаэль Латыйпов белән бергә төшкән фотосын инстаграмга куйды. Фотода Рафаэль абый трикотаждан эшләнгән башлык киеп куйган. Тукымасына йолдыз сурәте төшерелгән.
"Рафаэль абый Латыйповка килешәме бу шапочка? Алып бирдек але Себердә", - дип яза Алсу.
Инстачылар җырчының яңа образын ошаткан. "10 яшькә яшәреп киткән", диләр.
Рафаэль Латыйпов тамашачы каршына төрле кепкалар киеп чыгуы белән билгеле.