Алсу Әбелханова аякларына 26 кило авырлык салып разминка ясый
Җырчы нәни улы Солтан белән җылы якларда ял итеп йөри.
Җырчы Алсу Әбелханова бу көннәрдә Көньяк Вьетнамда ял итә булса кирәк. Инстаграм язмасы аны шул урында дип күрсәтә.
Соңгы постлар да ял итү урыныннан язылган. Ул матур табигать кочагында иртәнге гимнастика ясаганын да күрсәтте. Җырчы нәни улын спорт җайланмасы итеп куллана. Видеодан күренгәнчә, әнисе Солтанны аяклары өстенә салып уйный.
«Иртә. Разминка. 26 кг. Аякларны төшермичә генә кире үз хәленә кайтару бик катлаулы», дип яза ул.