Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу белән Азат Фазлыевлар җәй көне туннар киеп, кыш турында клип төшерде

"Яратам сүзсез генә" җырына төшерелгән клипта артистларның беренче тапкыр төпчек уллары Ильяс та уйнаган.

news_top_970_100
Алсу белән Азат Фазлыевлар җәй көне туннар киеп, кыш турында клип төшерде
– "Яратам сүзсез генә" җыры бик тиз язылды. Сүзләрен – Гөлнур Айзат, көен Илнар Гыйльманшин иҗат итте. Җырның эчтәлеге, мәгънәсе үзенчәлекле: ир-атлар без – хатын-кызларны ярата, ләкин бу хакта көн саен белдерми. "Кайсы җырга клип төшерик икән?" дигәч, мәҗлес вакытында халык арасында тавыш бирү оештырырга булдык. Бу җырыбыз өстенлек алды. Клиптагы хәлләр тормыштан алынган. Идеясен Замирә Рәҗәповага әйткәч, ул сценариен язды. Клипның режиссеры да ул", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.

Клип бик кызыклы башланып китә: 22 февраль көнне егетләр кафеда 23енә план корып утыра, янәсе Ватанны саклаучылар көнен ничек бәйрәм итәргә? Тик Азат 23 февральдә Алсуның туган көне булуын һәм бу көнне гаиләсе белән үткәрүен әйтә. Икенче көнне Алсу матурлык салонына юл тота, ә яраткан ир-егетләре (ире, ике улы) аңа сюрприз әзерли, ягъни ашарга пешерә, өй җыештыра һ.б. Ләкин өйгә кайтышка, Алсуны, чынлап та, "сюрприз" көтә!

"Клипта февраль ае булгач, туннар киеп төшәргә туры килде. Без аны бер көн эчендә төшердек, шуңа да бик арыдык. Төпчек улыбыз Ильяс клипта беренче тапкыр төште. "Ардым", - дип ишек төбенә яткан җиреннән йокыга китте сабый. Клипны төшерүдә дуслар, күршеләр ярдәм күрсәтте", – диде Алсу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100