
Җырчы Алсу бәхетсез мәхәббәт турында шаярткан. Гашыйклар көне – 14 февральдә ул үзенең ялгыз булуы турында белдереп, ялгызларга мөрәҗәгать ясаган. Алсу видеода үзе кебек үк ялгыз иптәш кызын кочаклый – «икебез дә лаеклы ир-атны тапмадык» дигән мәгънәдә.
«Без Бакудан Ольга белән гашыйклар көнендә. Икебезгә дә мәхәббәттә уңыш елмаймады, безнең бердәнбер булган әйберебез – үзара дуслык. Барлык ялгызларга багышлана», – дип язган ул һәм «Титаник» фильмындагы музыканың шаян версиясен дә элгән.
Алсу 16 ел бергә яшәгән ире Ян Абрамов белән аерылышты. Аларның 3 баласы бар.
2024 елның ноябрендә Алсу аерылышуны ничек кабул иткәнен күрсәтте. Ул яңа прическа ясаткан һәм караокега барып, үзе яраткан җырны – Любовь Успенскаяның «К единственному нежному» җырын җырлаган. Аннары тормышының яңа этабын башлаган. «Мин үземне күбрәк ярата башладым, мин барысы белән дә канәгать», – дип язган Алсу.