Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу-Азат Фазлыевларның уллары бер үк аягын ике тапкыр сындырган

Җырчы гаиләнең уллары Аяз ике төрле өлкәне: футбол һәм биюне үз иткән. Ахыр чиктә, футболда аягын ике тапкыр сындыргач, ул биюне сайлаган. Хәер, әлеге спорт һәм сәнгать төрләренең икесендә дә аякка көч килә.

news_top_970_100
Алсу-Азат Фазлыевларның уллары бер үк аягын ике тапкыр сындырган
Салават Камалетдинов

«Хәтерлисезме, әле сездән дә киңәш сораган идем: улым күп еллар бию белән шөгыльләнә, инде бу өлкәдә берникадәр ирешкән уңышлары да бар, тик хәзер ул футбол түгәрәгенә барырга тели, дип. Күпләр шунда «Футболга барсын!» - диде. Янәсе, малайлар футбол уйнарга тиеш. Аннан, бала үскәч безгә: «Менә мине футболга йөртмәдегез», — дип әйтмәсен өчен без дә Азат белән уйлаштык та, бала теләгенә каршы килмәскә булдык.

Шулай итеп, улыбыз Аяз биюне ташлап, футболга китте. Әмма озак шөгыльләнмәде, аягын сындырып кайтты. Бу пандемия башы, өстәвенә, минем әтинең авырган чоры иде… Аягы ике ай тирәсе төзәлде шикелле, әмма озак вакыт үтмәде, шул ук аягы икенче урыныннан сынды. Бала җәй буе гипста ятты. Шунда мин: «Улым, йөрисен йөрдең, күрәсен күрдең, бүтән футбол дип авызыңны да ачма», — дидем.

Берникадәр вакыт бию дә юк, футбол да юк, Аяз бары тик укуы белән генә шөгыльләнә башлады. Репетиторларга йөрде, мәктәптәге билгеләре яхшырды.

Бервакыт безгә теге вакытта бергә биегән кызның әнисе шалтырата башлады. Аязны биюгә чакыралар икән. Озак ризалыгын бирмәде улым. Соңыннан үзе: «Әни, бу — язмыш билгесе кебек, әле минем инстаграмда „лента”да һәрчак шул биюләр чыга… Барып карыйм әле“, — дип быел җәй янәдән китте бала. Ике еллык тәнәфестән соң менә шөгыльләнә башлады. Хәзер үзенә бик ошый, артта калганнарын куып тота. Әле өйрәнеп кенә килә, күз тимәсен, сөбханалла, дип карагыз видеоны», — дип язган Алсу һәм улының репетециясеннән бер күренешне инстаграмга элгән…

Балаларның биегәнен карап, Алсуның инстадуслары сокланган, «искиткеч», «шәп», «караган саен карыйсы килә», «афәрин», — дип язганнар.

«Җәй көне ишегалдында малайлар белән туп тибеп йөрсә, шул җиткән. Һөнәри спорт җәрәхәтләрсез була алмый», «Бигрәкләр дә матур бии, Алсу. Биесен, аның буй-сыны да матур, тез булачак. Биюче егетләрне үлеп яратам», «Улыгызның биюче икәне маңгаена язылган», — дип Аязның, футболны түгел, ә биюне сайлаганын хуплаучылар да булган.

«Биюгә йөреп, картлык көнендә аяксыз калыргамыни, йөртмәгез биюгә!», «Аякларына көч килә бит, үсә төшкәч авырта башлаячак», — дип икенче төрле фикер йөртүчеләр дә табылган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100