news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу-Азат Фазлыевлар: «Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый!»

news_top
Алсу-Азат Фазлыевлар: «Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый!»
Фото: Алсу Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсендә күптән көтелгән куанычлы вакыйга. Аларның бию белән шөгыльләнүче уллары Аяз спорт мастерына кандидат булган.

Дуслар, шатлыгыбыз эчебезгә сыймыыыый! Без моны көттек! Улыбыз - Аяз Фазлыев спорт мастерына кандидат булды, Аллаһка мең шөкер! Бүген барлык документларга да кул куелган, расланган хат килде!

17 яшеңдә мондый зур нәтиҗәгә ирешүең белән котлыйбыз сине, улым! Бу безнең өчең зур дәрәҗә! Йокысыз төннәреңнең чын нәтиҗәсе бу! Бик тә горурланабыз синең белән! Син молодец! Котлаулар кабул итәбез. Шундый зур шатлык бит бу! – дип хәбәр итәләр бу хакта Алсу белән Азат үзләренең сәхифәләрендә.

Аяз бик кечкенәдән бал биюләре белән шөгыльләнә. Аның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яулаган җиңүләре бихисап.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар