Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу һәм Азат Фазлыевлар афиша өчен урын өстенә ятып фотога төшкән

news_top_970_100
Алсу һәм Азат Фазлыевлар афиша өчен урын өстенә ятып фотога төшкән
"Татар-информ" архивы

Алсу һәм Азат Фазлыевлар октябрь аенда Уфа шәһәрендә узачак концерт афишасын күрсәтте. Фотоны Азат социаль челтәрләргә куйган. Анда Азат белән Алсу, пижамалар киеп, урын өстендә ята. Икесе дә бармакларын авызларына куеп, «тс-с-с» дип ишарәләгән, чөнки концерт программасы «Сер булып калсын» дип атала.

«Бик күп серне сыйдырды бу программа үзенә. Шуңа күрә исеме дә шундый. Уфа, сезгә серләрне сөйләргә әзербез. Озак күрешмәдек. Һәммәгезне дә күрүгә шат булачакбыз», – дип яза Азат сәхифәсендә.

Әлеге афиша аларның берничә виртуаль дустын аптырашта калдырган. «Минемчә, мондый серне «мир» белергә тиеш түгел», «Сер булмаса да беленә инде нәрсә буласы», – дип язып калдырганнар алар. 

Үзе дә концерт программасын «20 ел инде се...» дип атаган Илсөя Бәдретдинова Азат белән Алсуның афишасын: «Креатив! Шәп!» –  дип бәяләгән. 

 

Фото: © Азат Фазлыевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100