news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Абульханова мошенниклар корбаны булган

news_top
Алсу Абульханова мошенниклар корбаны булган
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Алсу Абульханова мошенниклар тозагына эләккән. Мошенниклар хәзер халыкны алдауның яңа ысулын уйлап тапты. Алар, ясалма фәһем кулланып, смс-хәбәрләр әзерли һәм аны аккаунт яки номер хуҗасы исеменнән танышлары, дус-ишләренә җибәрә.

Алсу Абульханова үзенең мошенниклар корбаны булуын кичә, бурычка акча соравына аптырап, бик күп дуслары шалтырата башлагач кына аңышкан.

Смсларда Алсуның нейрочелтәрләр аша ясалган тавышы дуслары, танышларыннан акча сорый. Мошенниклар татар телен дә үзләштереп өлгерделәр инде. Алар Алсу исеменнән җибәрелгән смсларны: «Ничек хәлләрең? Сорарга да уңайсыз инде», – дип, татар телендә башлыйлар.

«Дуслар, мине «взломали». Беркемгә дә берни дә күчермәгез, зинһар. Мин нәрсә эшләргә дә белмим. Миңа барысы да шалтырата, ә мин телеграмга керә алмыйм», – дип хәбәр итте Алсу бу хакта үзенең сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар