Җырчы Алсу Әбелханова социаль челтәрләрдә зур куанычы белән уртаклашты. Аның улы Әмир, әнисе кебек сәнгать юлын сайлап, ГИТИСка укырга кергән.
"Мәскәү, сиңа иң кадерлемне ышанып тапшырам. Үзеңнең җылы кочагыңны җәеп каршы ал. Улым, алга таба барысы да үзеңнән торачак. Без синең белән", – дип, Әмиргә уңышлар һәм ак юллар теләгән җырчы.
Уку йортыннан Әмир театр һәм кино актеры булып чыгачак.