Татар эстрадасының зәвыклы җырчыларының берсе Алсу Әбелханова күңелгә тия һәм уйланырга мәҗбүр итә торган җыр яздырган. Ул балаларын көтеп яшәүче әниләргә багышлана.
«Чал чәчләрен тарап, тәрәзәгә карап
Ана көтә сагынып баласын.
Уена да кереп чыкмагандыр аның
Карт көнендә ялгыз каласы...»
Җырның авторлары – Флера Шәрипова һәм Наилә Әюпова.