news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Әбелханова: «Без беренче тапкыр күрештек... Күзләрдән яшьләр килде»

news_top
Алсу Әбелханова:  «Без беренче тапкыр күрештек... Күзләрдән яшьләр килде»
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты үзенең күптәнге җанатарына сюрприз ясаган. Җырчының иҗатына күп еллар гашыйк Зөлфия ханымның туган көне булган. Әлеге ханымның балалары, әниләрен шатландыру өчен, аңа Алсу Әбелханова белән көтелмәгән очрашу оештырганнар.

«Үземнең «поклонница»ны туган көне белән котладым. Аның балалары шулай итеп сюрприз ясадылар. Элек мин аңа ел да видео-котлау җибәрә торган идем, быел менә ресторанга ук барып котладым!

Без беренче тапкыр күрештек. Бу – бик дулкынландыргыч булды, хәтта минем дә күзләрдән яшьләр килде. Барчабызга да шундый балалар насыйп итсен иде.

Ә мин үземнең туган көндә мине Сосо Павлиашвили котлавын теләр идем. Кем белгән, бәлки, минем хыял да чынга ашыр әле», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Җанатарыгызның балалары искиткеч!», «Бөтен калган гомергә нинди шәп истәлек», «Афәрин! Мин дә туган көнемдә мине Стинг килеп котлавын телим» ише комментарийлар калдырганнар Алсуның виртуаль дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар