Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсинә Сәлахова: «Сыер сава белү белән ярату арасында нинди уртаклык бар?»

news_top_970_100

Алсинә Сәлахова «ВКонтакте» аккаунтында актуаль проблема турында яза.

«Күптән түгел бер танышымны очраттым. Сөйләшеп киттек тә:

Икенче атнага абыйның улы өйләнә, – ди.

Нинди зур шатлык! – дим.

Киленне бик яратмадылар ахры. Берни эшли белми, дип?!

Шул чагында әллә нинди сүзләр, җөмләләр әйтәсе килсә дә, елмаеп кына куйдым. Ә хатирәләр ерак яшьлеккә кайтты. «Ул бит сыер да сава белми! Син аны яратасыңмы?!» Бу сүзләрне минем белән якыннан аралашкан егеткә безнең авыл кызы әйткән иде. Ул егет моны, исләре китеп, миңа сөйләде. Миңа кызык бит. «Нәрсә дип җавап бирдең?!» – дип сорадым шулчак. «Мин аңа сыер саудырырга җыенмыйм!» – дидем. Рәхмәт инде. Оста җавап биргән.

Авылда тусам да, мин авыл эшләрен белми идем. Моны яшергәнем булмады. Өч апа булганда, 18 яшьтә нигә әле миңа аларны белеп торырга?! Тормыш өйрәтә ул: берьюлы 30 каз йолкыган, 7шәр каз тураган, 40 юка пешергән, 50шәр кешегә табын хәзерләгән чаклар күп булды. Һич арттырмыйм. Хәер, сыер саварга туры килмәде.

Бүген очрашып, сөйләшеп йөргән яшьләрдән әллә ниләр өмет итәбез кайчак. Егетме ул, кызмы ул. Акыллы, тәрбияле булсыннар – иң мөһиме шул. Килер бер көн: алар оста итеп балалар тәрбияләрләр, барыбыздан да уздырып тормыш итәрләр, аш-су осталыгы буенча безгә дә үрнәк булырлар.

P.S. Сыер сава белү белән ярату арасында нинди уртаклык бардыр. Бүген дә моңа җавап таба алганым юк...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100